Шәхси йортта шартлау

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Лаеш районының Столбище бистәсендә Хәерби урамындагы шәхси йортта шартлау булган.  Фаразланганча, беркем дә зыян күрмәгән. Авария-диспетчерлык хезмәтенә хәбәр 15:55 тә килгән.  «Приволжскгаз» ЭҖИ хезмәткәрләре урынга чыкканнар.

Йортта газ пешерү панеле, казан һәм счетчик урнаштырылган. Җиһазлар төзек.

Йорт хуҗасы аңлатканча, ул подвалга төтен шашкасын ыргыткан. Көз, урып-җыю вакыты, бар нәрсә подвалга урнаштырыла. Йорт хуҗасы, күкертле төтен шашкасы подвалны кимерүчеләрдән, бөҗәкләрдән һәм гөмбәләрдән арындырырга ярдәм итәр, дип ышана. Ләкин урынның сазлыклы булуын исәпкә алмаган.

Инспекция инцидент шартларын ачыклый, шулай ук газ хезмәте тарафыннан йөкләмәләр үтәлешен тикшерә. 

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International