Татьяна Москалькова: «Татарстанда моменталь реакциянең җайга салынган системасы»

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова торак-коммуналь хуҗалыкны үстерүнең Бөтенроссия форумында Татарстан Республикасының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.

Мәскәүдә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенең киләчәге, тармакны үстерү стратегиясе, шулай ук күпфатирлы йортларның гомуми мөлкәтен капиталь ремонтлау темалары һәм дәүләт торак күзәтчелегенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре турында фикер алышалар. Республикадан форумда Татарстанның баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин катнаша.

«Татарстан Башлыгы Рөстәм Нургали улы Миңнеханов «Халык контроле» системасын булдырды, Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленә аны алып баруны йөкләде. Һәм торак-коммуналь хуҗалыктагы вәзгыятьтән канәгать булмаган һәркем – подъездда ут янмый, өй каршында чокыр бар икән – мөрәҗәгать итә. <...> Моменталь реакция системасы көйләнгән. Муниципалитет бу кимчелекнең фотографиясен ала, ә аннары төзәтелгән хәлнең фотографиясен ала, һәм кешеләр бу системадан канәгать. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хезмәт күрсәтүләргә контрольлек алып барыла», - дип билгеләде Татьяна Москалькова.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International