Үз файдасына алдау «ЖЭУ-11» ҖЧҖ өчен штрафка әйләнде. Әлмәт идарәче компаниясенең «уңышлы» бизнесы турында еш язабыз, бу юлы салкын су өчен түләү буенча хокук бозулар ачыкланды.
Ярты ел дәвамында торакны карап тотучылар Энергетиклар урамындагы 18 нче йортта яшәүчеләргә гомуми файдаланудагы урыннарны җыештыру өчен 2,6 мең кв. м мәйданнан счет куйганнар. Ә чынбарлыкта йорттагы барлык коридорларның һәм гомуми файдаланудагы урыннарның мәйданы 620 кв.м аз гына артык. Идарәче компания гыйнвардан июньгә кадәр «КФЙ карап тотуга салкын су белән тәэмин итү» хезмәте өчен түләү суммасыннан 4 тапкырга артыграк булган.
Юридик затка карата РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды, 125 мең сум күләмендә штраф билгеләнде. Моннан тыш, идарәче компания яңадан исәп-хисап ясарга һәм артык түләүне кире кайтарырга тиеш.
Ә сез түләү документының ахыргы суммасында шикләнмисез, шунда ук түлисезме? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте