Түбән Кама инспекторлары берьюлы 4 фатир хуҗасын административ җаваплылыкка тарттылар. Һәркем үз белдеге белән планировканы үзгәрткән. Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 12/19 йортта кухня белән бүлмә берләштерелгән, санузел коридор хисабына зурайтылган.
Вокзал урамындагы 38 нче йортта санузелны келәткә әйләндергәннәр, ә келәтне ванна бүлмәсе белән берләштергәннәр.
Химиклар проспектындагы 94 нче йортта бүлмәне коридор хисабына зурайтканнар, кухнядагы ишекне сүткәннәр.
Химиклар проспекты буенча 36а йортта барлык стеналарны да алып атканнар. Кухня, бүлмә, коридор - барысы да берләштерелгән.
Инспекторлар үз компетенцияләре һәм федераль закон кысаларында чаралар күрделәр: хокук бозучыларга 2000 сум штраф салынды. Әмма күпкә җитдирәк чыгымнар көтелә. Яңадан планлаштыру үз белдеге белән башкарылган, аларны Башкарма комитетта законлаштырып булмаячак яки суд аша да барып чыкмаячак.
Барлык эш төрләрен дә законлаштырып булмый:
- таяныч стеналарны җимерүне;
- "юеш зоналарны" (кухня һәм санузелны) астагы күршеләрнең торак бүлмәләре өстендә калырлык итеп, фатирның башка нокталарына күчерүне;
- газ плитәсе куелган кухня белән башка бүлмәләр арасындагы ишекне алып атуны;
- җылыту батареяларына тоташтыру исәбенә җылы идән ясауны.
Әгәр милекче суд карары буенча да фатирны торгызудан баш тартса, законсыз планлаштырылган фатирны сату итү аша сатып җибәрергә мөмкиннәр.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте