Атна нәтиҗәләре

2025 елның 15 сентябре, дүшәмбе

Бер атна эчендә торак инспекторлары 48 күпфатирлы йортны тикшерде, аларда 38 хокук бозу очрагы ачыкланды. Аларның берсе – Казан шәһәренең Ю.Фучик урамындагы 85а номерлы йорт территориясендә. «РАН сервис» идарәче компаниясен ишегалдындагы газоннардан 1 октябрьгә кадәр законсыз сәүдә объектларын алырга мәҗбүр иттеләр.

Мәҗбүри таләпләрне бозмау турында 159 кисәтү белдерелде. Шуларның берсе  Җиңүгә 50 ел урамы буенча 3,4 мкр номерлы йортларда төтен чыгару һәм вентканаллар торышы өчен «Нурлатдом» идарәче компаниясе адресына юнәлтелде. Торакны карап тотучылар ремонт ясарга тиеш.

Барлыгы 268 мең сумлык 17 штраф билгеләнде.  Газ хезмәткәрләрен техник хезмәт күрсәтү буенча фатирга кертмәгән өчен Ленин урамындагы 10 нчы йортта яшәүче хатын-кызга 5 мең сум штраф салынды.

Фатирны үз белдеге белән үзгәртеп планлаштырган өчен Зәй шәһәренең Лобачевский урамындагы 7 нче йортта яшәүче кешегә 2 мең сум штраф салынды. Милекче бүлмәне, кухняны һәм коридорны, ванна белән бәдрәфне берләштергән. Материаллар, чаралар күрү өчен, Зәй районы башкарма комитетына җибәрелде.

Лицензия таләпләрен бозган өчен «Домико» ИК ҖЧҖ директорына 25 мең штраф салынды. 21/24 В йортында инженерлык системалары төзек түгел, кайнар су торбаларында кайбер урыннарда җылылык изоляциясе юк, подвалда чүп-чар, янгын сүндерү өчен билгеләнгән суүткәргеч торбаларында коррозия.  

Узган атнада авария хәлендә 55 тапкыр суны өзү очрагы булган: республика башкаласында – 25, калганнары – Түбән Камада. Казанда ремонт срогы 1әр тапкыр арттырылган, Түбән Камада аварияләрне бетерү срогы һәр очрак буенча бозылган. Хокук бозуларга юл куйган вазыйфаи затларга карата административ характердагы чаралар күреләчәк.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International