Татарстанның Торак инспекциясе хезмәткәрләре мәҗбүри мәгълүматларны ТКХ ДМС системасына урнаштыруны күзәтеп бара һәм еш кына барлык йортлар буенча да мәгълүмат ачу күрсәткеченең 100% ка тигез булмавын күрә. Мәсәлән, «Яңа Чишмә ТКХ» МУП «Кызыл Октябрь» совхозы бистәсендәге Комсомол урамында 2нче, Үзәк урамындагы 2 нче, 4нче, Мәктәп урамындагы 1нче, 2нче йортларның электрон паспортларына техник характеристикаларны тулысынча кертмәгән.
ТКХ ДМС системасын булдыруның максаты – һәр милекче исәпләүләрнең дөреслегендә шикләнмәсен өчен, үтә күренмәлелек булдыру. Биналарның гомуми мәйданы, коммуналь хезмәтләргә чыгымнар – барлык мәгълүматлар ачык булырга тиеш. Яңа Чишмәдә торакларны карап тотучылар фатирларны исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен тулысынча кертмәгәннәр, виртуаль түләү документлары нибары – 78%. Ягъни башкалар кәгазь һәм виртуаль документны чагыштыра һәм шундук аның буенча түли алмыйлар.
Моннан тыш, 42 йортта яшәүчеләр гомуми җыелышны читтән торып үткәрә алмыйлар, чөнки фатирларның кадастр номерлары я кертелмәгән, я Росреестр базасына бәйләнмәгән. Ягъни милек факты исбатланмаган. Йортлар исемлеге безнең сайтта урнаштырылган.
ТКХ ДМС системасында мәҗбүри мәгълүмат урнаштырмау административ хокук бозу булып тора һәм РФ КоАП 13.19.2 ст. 2 өлеше буенча җаваплылыкка китерә.
Республиканың Торак инспекциясе идарәче компаниягә мәҗбүри таләпләрне бозмау турында кисәтү белдерде һәм мәгълүмат кертергә мәҗбүр итте.
Әлеге компания белән идарә итү килешүен төзүчеләрнең барысына да мөрәҗәгать итәбез: ИК нинди телефон номеры буенча шалтыратасыз? ТКХ ДМС авария-диспетчерлык хезмәте буларак 88434823218 номеры күрсәтелгән, әмма Россия Төзелеш министрлыгы боты ИК шалтыраткач, анда моның АДС булуын кире какканнар. Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте