Әлмәтнең «ЖЭУ-3» идарәче компаниясе директорына тагын өч тапкыр штраф салынды. Нәкъ бер атна элек без 75 мең сумлык штрафлар турында язган идек, һәм тагын шундый ук хокук бозулар, һәм сумма да шул ук.
Г.Тукай проспектындагы 47нче һәм Гагарин урамындагы 4нче йортларда барысы да күчермә кебек: канализация агынтылары белән су басу, торбаларда коррозия һәм тутык. Агуга юл куймас өчен эшләнгән бердәнбер әйбер – ул торбалардагы камытлар.
Г.Тукай пр. буенча 45 нче йортта тишек түбә аша фатирны су баса. Фатирда обойлар куба, кара күгәрек. Ягъни бу проблема белән милекчеләр инде күптән таныш. Идарәче оешмалар түбәдән су үтүне бер тәүлек эчендә бетерергә тиеш! Хокук бозуларны бетерүнең иң чик сроклары Россия дәүләт төзелешенең "Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларын раслау турында" 170 нче карарында күрсәтелгән. Документ нигезендә, түбәнең аерым урыннарында су үтү урыннарын бетерүнең максималь вакыты – 1 тәүлек.
Күпфатирлы йорт белән идарә итү – ул бизнес. Әгәр идарәче компания директоры атна саен 75 мең сум түләргә сәләтле икән, димәк, шактый яхшы акча эшли. Дөрес, ул һәрвакыт йомшак мөнәсәбәт турында үтенеч белән мөрәҗәгать итә, чөнки иждивениедә балигъ булмаган баласы бар.
Идарәче компанияләрнең барлык директорларына мөрәҗәгать итәбез: ни өчен милекчеләрнең балалары ата-аналары түли торган тиешле шартларда яшәми, шул исәптән компаниянең барлык хезмәткәрләренә хезмәт хакы да шуннан килә бит!
Ничек уйлыйсыз, вазыйфаи затларның мәрхәмәт күрсәтү турындагы үтенече гаделме? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте