Зәй шәһәрендә газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү вакытында Җиңү проспектындагы 1/9 йортта газүткәргечнең герметик булмавын ачыклаганнар. 15 фатир сүндерелгән. Хокук бозуны бетергәннән соң газ белән тәэмин итүне торгызачаклар.
Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен мөһим. Газ – шартлау куркынычы булган матдә, хәтта аз гына чыгуы да җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Даими тикшерүләр газның мөмкин булган чыгу урыннарын кисәтергә һәм бетерергә, дөрес тоташтырылмаган плитәләрне яки колонкаларны ачыкларга, сафтан чыккан яки искергән техниканы табарга ярдәм итә.
Даими техник хезмәт күрсәтү зарурлыгы Россия Хөкүмәтенең «Йорт һәм фатир эчендәге газ җиһазларыннан файдаланганда һәм аларны карап тотканда куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары турында»гы 410 нчы карарында беркетелгән.
Газ җиһазларын куркынычсыз карап тоту бурычы бер үк вакытта газ приборларының милекчесе булган бинаның милекчесенә яисә яллаучысына да йөкләнгән. Ул техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлауга махсуслаштырылган оешма белән килешү төзергә тиеш.
Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү эшләренең минималь исемлеге 410 нчы карар белән билгеләнгән.
Аларның кайберләре:
- җиһазларның бөтенлеген һәм аның норматив таләпләргә туры килүен визуаль тикшерү;
- кушылмаларның һәм сүндергеч җайланмаларның герметиклыгын тикшерү (прессовка, приборлар ысулы, сабын эмульсиясе);
- газүткәргечләрдә урнаштырылган сүндерү җайланмаларының эшчәнлеген тикшерү һәм майлау;
- барлык эш режимнарында газ яну процессын көйләү, горелкаларны пычрактан чистарту;
- төтен һәм вентиляция каналларында тарту көченең булуын, төтен каналы белән тоташтыру торбаларының торышын (булган очракта) тикшерү.
Сездә техник хезмәт күрсәтү алай үткәрелмиме? Риза түгел икәнсез – актка кул куймагыз.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте