Капиталь ремонт 2025

2025 елның 12 сентябре, җомга

Подрядчылар акрынлап күпфатирлы йортларны ташлап китә, капиталь ремонт сезоны төгәлләнә. Әйдәгез, нәрсә булганын һәм ничек булганын чагыштырыйк.

Сезнең алда 2 фото. Бу Казан шәһәренең Мусин урамы буенча 59 нчы йортның 1 нче корпусы түбәсе. Аерма бармы? Әйе, игътибарны җәлеп иткән беренче нәрсә – уң яктагы фотода ачык зәңгәр күк йөзе. Ләкин һава торышын түгел, түбәне чагыштырабыз.

Хәзер түбә полотносы идеаль тигез, барлык технологик таләпләрне үтәп түшәлгән.

Йорт тулысынча яңартылган, фатирларда да шулай ук. Җылыту радиаторлары алмаштырылган. Иске чуеннары тулып, бүлмәләрне җылытмый башлаган булган. Хәзерге заманча биметалликлар урнаштырылган. Сүз уңаеннан, үзебездә җитештерелгәннәрен куйганнар. Ул бүлмәләрне тиз җылытачак, ә хезмәт срогы 20 елдан да ким түгел.

Капиталь ремонтның барышы һәр шимбәдә диярлек республика Министрлар Кабинетында тикшерелә. Торак фондын киң колачлы яңарту Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов контролендә алып барыла.

Сезнең йортта ремонт ничек уза? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International