Формаль якын килү өчен 125 мең

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Торак инспекциясендә Әлмәт шәһәренең Ш.Мәрҗани урамындагы 165 нче йортта гадәттән тыш хәлне тикшерү төгәлләнде.  8 июнь кичендә, исле газ белән агулануда шикләнеп, 2005 елгы егет һәм 2006 елгы кыз хастаханәгә озатыла. Техник хезмәт күрсәтү быел февраль аенда үткәрелгән булган, әмма агуланганнан соң фатирны тикшергәндә, төтен чыгаргычта һава тарту көченең булмавы ачыкланган.

Торак инспекторлары «Алсу» идарәче компаниясенең вентканалларны һәм төтен чыгару юлларын тикшерү белән бәйле барлык документларын өйрәнделәр. Торакны карап тотучыларның 23 июньдәге мәгълүматларына караганда, зыян күрүчеләрнең фатирында төтен һәм вентиляция шахталары чиста, тарту көче бар. 2024 елда тикшерү өч тапкыр үткәрелгән: апрель, август һәм декабрь айларында. 2025 елга да шундый ук график. Ләкин кайбер карап чыгу кәгазьләренең номеры гына бар, тикшерү датасы күрсәтелмәгән.  Һәм берсендә дә зыян күрүчеләрнең имзалары юк.

Тагын 60 фатир милекчеләренең имзалары юк.   «Алсу» ИК хезмәткәрләре өчен бу аптырау тудырмаган: «Ильмар» ҖЧҖ подряд оешмасының бәяләмәсе бар, барысы да тәртиптә, дип язылган. Торакны карап тотучылар барлык фатирларга керү өчен барлык чараларны да күрергә тиеш була. 

Моннан тыш, алар башка документларны да тәкъдим итмәделәр. Мәсәлән, вентканалларга һәм төтен чыгаргычларга техник хезмәт күрсәтү буенча 2024 елның апрель һәм август айлары, 2025 елның апреле өчен башкарылган эшләр актлары. Узган елның декабрендәге һәм агымдагы елның июнендәге актка «Ильмар» ҖЧҖ вәкилләре генә кул куйган. Гадәттән тыш хәлдән соң ай ярым узгач кына подрядчы зыян күрүчеләрнең ванна бүлмәсеннән вентиляторны сүтергә киңәш иткән.

Нәтиҗә: «Алсу» ИК ҖЧҖ кайбер норматив-хокукый актларның таләпләрен бозган, төтен чыгару юлларын һәм вентканалларны тикшерүгә формаль рәвештә караган, РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлешен игътибарсыз калдырып, административ хокук бозган һәм аңа карата 125 мең сум штраф салынды.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International