Чаллы торак инспекциясе бер көн эчендә идарәче компанияләрнең өч директорын административ җаваплылыкка тартты.
«Альянсжилсервис» ҖЧҖ һәм «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ – йортларның җылыту сезонына әзер булмаганнары өчен. Порт урамындагы 13 нче һәм 17/01 нче йортларда цоколь коела, ватык отмостка, аның астындагы грунт җимерелеп төшкән.
«Камастройсервис» ИК директорының гаебе белән 51/04 йортта яшәүчеләр бик озак вакытка кайнар сусыз калганнар. Июльдә су белән тәэмин итүне ике тапкыр туктатканнар, гомуми дәвамлылыгы – 25 сәгать.
Исегезгә төшерәбез, су бирүне туктатып торуның рөхсәт ителгән дәвамлылыгы 1 ай дәвамында 8 сәгать (суммар рәвештә) һәм берьюлы 4 сәгать тәшкил итә, ә кайнар су белән тәэмин итүнең тупик магистралендә авария булганда – 24 сәгать рәттән.
Барлык идарәче компанияләр йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып алып баралар.
«Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ директорына - 50 мең сум, «Альянсжилсервис» ҖЧҖ директорына - 25 мең сум, чөнки бу беренче хокук бозу очрагы, «Камастройсервис» ИК директорына РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше нигезендә 5 мең сум штраф билгеләнде.
Вазыйфаи затларга күпфатирлы йортларның электрон паспортларын алып бару бурычлары турында да искә төшерәбез. «Ремжистрой» ИК торак-коммуналь хуҗалык системасында авария-диспетчерлык хезмәтенең телефон номерын расларга тиеш.
Алга таба - июнь аенда исәпләү приборлары күрсәткечләренең 17,99% ы гына бердәм федераль системага кертелгән. «Камастройсервис»ның өлеше - 0,20%, ягъни чирек проценттан кимрәк, ә исәпләү приборлары 95 меңгә якын.
«Ремжилстрой» фатирларның кадастр номерларын йортларның виртуаль паспортларына кертү буенча алда бара: 1222 фатирның кадастр номерлары торак-коммуналь хуҗалык системасына кертелмәгән. Әгәр кертелгән булсалар да, Россреестр мәгълүматлары базасы белән бәйле түгел. Цветочный бульвары буенча 9/24Б йортта яшәүчеләр кебек, 57 фатирның милекчеләре милекчеләрнең гомуми җыелышында катнаша алмыйлар.
Өч идарәче компаниянең кайсысы сезнеке? Тәэсирләрегез белән уртаклашыгыз. Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте