Бер атна эчендә торак инспекторлары 80 күпфатирлы йортны тикшерделәр, 107 хокук бозу очрагын ачыкладылар, 93 кисәтү белдерделәр. Аларның икесе – «Әйбәт» Түбән Кама идарәче компаниясе. Беренчесе – Химиклар проспектындагы 78в номерлы йортта җыештыру графигы үтәлмәгәнгә. Икенчесе – Гагарин урамындагы 29, 31,35, 35 а, 37, 41, 41 а, 45, Кайманов урамындагы 6,8,12,14,18, 18а номерлы йортларда кайнар суны сүндерү срокларын узган өчен.
«Добродом» идарәче компаниясенә Бөгелмә шәһәренең Сельхозтехника урамындагы 7 нче йортның вентиляция каналларын тикшерү һәм чистарту актын тапшырырга йөкләмә бирелде.
Бер атна эчендә 18 штраф рәвешендәге җәза 614 мең сумга якын. Шуларның берсе – 30 мең сум күләмендә «Ямьле йорт» идарәче компаниясе директорына Нурлат шәһәренең Садовая урамындагы 1б номерлы йортның түбәсе аша су үткәнгән билгеләнде.
Узган атнада Казан һәм Түбән Камада суны авария нәтиҗәсендә 57 тапкыр өзү очраклары булган, әгәр башкалада 4 сүндерү буенча ремонт срогы арттырылган булса, Түбән Камада су белән тәэмин итүне сүндерүнең барлык 40 очрагында да тиешле сроклар арттырылган. Хокук бозуларга юл куйган вазыйфаи затларга карата административ характердагы чаралар күреләчәк.
Озак вакыт кайнар су булмау буенча мөрәҗәгатьләрне үзегезнең идарәче компаниягә һәм Татарстан Торак инспекциясенә җибәрергә киңәш итәбез.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте