«Сыйфатлы» сервис өчен 25 мең

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Торак инспекциясенә Әлмәт шәһәре прокуратурасыннан «Әлмәт торак сервис үзәге» ҖЧҖ директорына карата административ эш материаллары килде. Прокурорларга шәһәр халкы зарланган, тикшерү барышында торак законнарын бозулар ачыкланган.

Жуковский урамындагы 10 нчы йортта түбә ага, шуның аркасында өске каттагы фатирларны су баса һәм баскыч мәйданчыгында электр щитогы яна башлаган.

К.Цеткин урамындагы 43 нче йортта подвал дымлы, җылыту торбаларында коррозия, җылылык изоляциясе юк, түбәдә су үткәргечләр юк.

Ике йорт та 2015 елдан бирле «Әлмәт торак сервис үзәге» идарәсендә. Хокук бозулар өчен җаваплы зат – идарәче компания директоры. Аңа 25 мең сум күләмендә штраф салынды.

«Әлмәт торак сервис үзәге» ҖЧҖ – сезнең идарәче компаниягезме? Сезгә күрсәтелә торган сервис нинди?  Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International