Махсус счетны ничек алып барырга, ТКХ системасына мәгълүматны ничек кертергә һәм күзәтчелек органы алдында кайчан хисап тотарга кирәк? Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында яшәүче махсус банк счетлары хуҗаларының бу сорауларына торак инспекторлары җавап бирде.
Кичә махсус счетлар хуҗалары өчен семинар узды. Татарстан торак инспекциясе башлыгы урынбасары Елена Арефьева торак-коммуналь хуҗалык системасы бердәм системасына мәгълүмат урнаштыру тәртибе турында сөйләде. Кертемнәрне саклаучыларның барысы да юристлар һәм бухгалтерлар булмаганга күрә, алар өчен ликбез үткәрелде, нишләргә һәм ничек ялгышмаска.
Исегезгә төшерәбез, һәр ай хисап аеннан соң килүче айның 10 көненә кадәр махсус счет хуҗасы Инспекциягә капиталь ремонтка күпме акча күчерелгәнлеге, күпме кергәнлеге, тотылганлыгы турында белешмәләр, акчаның калган өлеше турында, шулай ук капиталь ремонт үткәрүгә заем яисә кредит шартнамәсе, мондый шартнамәләрнең таныкланган күчермәләрен теркәп, мәгълүмат бирергә тиеш.
Һәр квартал саен хисап аеннан соң килүче айның 10 көненә кадәр ТКХ ДМС системасына «Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасы турында» 21.07.2014 ел, № 209-ФЗ федераль закон нигезендә белешмәләр урнаштырырга.
Әгәр моны эшләмәсәң, административ хокук бозу турындагы эш гарантияләнә. Капиталь ремонтка барлык тупланмалар – яшәүчеләрнең милке, аларга беркем дә дәгъва итми, аларны башка максатларга да тотарга ярамый. Аларны сарыф итү ниятеннән саклап калу өчен, милекчеләрнең казнасы күзәтчелек органы контролендә тора.
Тәфсилле аңлатмалар белән методичка безнең сайтта урнаштырылган.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте