Катнашсызлык, битарафлык, җавапсызлык…

2025 елның 5 сентябре, җомга

«Кешелек дөньясы чит тоелып, туган иле язмышына, якыны язмышына битараф булган кешедән дә куркынычрак кеше юк», – классик Михаил Евграфович Салтыков-Щедрин цитатасы. XIX гасырда әйтелгән, бүген дә актуаль.

Кеше кайчан битараф, пассив һәм әйләнә-тирә дөньяга, кешеләргә кызыксынудан мәхрүм кала?  Идарәче оешма хезмәткәре кайсы вакытта чираттагы штрафка битараф була?

Ике көн эчендә «ЖЭУ-3» ҖЧҖ директоры өч тапкыр административ җаваплылыкка тартылды: штрафлар һәм кисәтү.

Әлмәт шәһәренең Ленин урамындагы 29 нчы йортта фатирны су баскан өчен беренче штраф суммасы – 25 мең сум. Шулкадәр еш су баскан ки, обойлар гына түгел, стена һәм түшәмнәрдән дә штукатурка коела.

Икенче, 25 мең сумлык штраф шәһәр прокуратурасы тарафыннан шәһәрнең биш йортында компания эшчәнлеген тикшерү материаллары нигезендә билгеләнгән:

- М.Җәлил урамындагы 10 нчы йортта фатирларны су баса;

- Шевченко урамындагы 1,3 нче йортларда баскыч мәйданчыклары идәннәренә ватык плиткалар, стеналардан буяулар коела, тәрәзәләрдән ватык пыялалар коела, цокольгә шукатурка түшәлә, подвалны канализация агынтыларыннан су баса;

- Тукай проспектындагы 43 нче йортның подвалында да канализация сулары баскан;

- Фәхретдин урамындагы 65нче йортның түбәсе үтә, подвалда чүп-чар һәм дымлылык.

Чыгарылган өченче карар Тукай урамындагы 45 нче йортта яшәүчегә җавап срокларын бозган өчен административ хокук бозу турында.  Идарәче компаниягә мөрәҗәгать 23 июльдә килгән, ә җавап 19 августта җибәрелгән. Ягъни законда билгеләнгәннән 2 тапкырга озаграк.

Күпфатирлы йорт белән идарә итү – ул бизнес. Ә бизнес – керемнәр турында гына түгел. Бигрәк тә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә. Эшкуарга даими үзгәреп торган торак законнарын белергә, милекчеләр белән әңгәмә корырга, һәр фатирда шәхси счет, һәр кешегә хезмәт күрсәтү өчен норматив буенча түләүне генә күрмәскә кирәк.

Килешәсезме? Бәлки үзләренең ИК эшеннән канәгать кешеләр дә бардыр? Тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз: сез идарәче компания яки ширкәттә ничек итеп яхшы мөнәсәбәтләр булдыруга ирешә алдыгыз? Үз ИК ничек тасвирлар идегез? Катнашсызлык, битарафлык, җавапсызлык... Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International