Сарман районындагы качак

2025 елның 5 сентябре, җомга

 Сарман районы Җәлил шәһәр тибындагы поселогында яшәүче март аенда фатир алган, әмма газ хезмәткәрләре белән техник хезмәт күрсәтү турында килешү төземәгән. Махсус экономия өченме яки вакыты җитмәгәнме – әһәмияткә ия түгел. Әхмәдиев урамындагы 15 нче йорттагы фатир хуҗасы үз гаиләсен генә түгел, күршеләрен дә куркыныч астына куйган.

Закон нигезендә, «зәңгәр ягулык»тан файдаланган һәркем газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә килешү төзергә тиеш. Милекче баш тарткан, шуның өчен аны 5 мең сум штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартканнар. Әгәр алга таба да дәвам итсә, штраф суммасы артачак һәм җәзаны инде судта билгеләячәкләр. Әмма иң мөһиме, хезмәт күрсәтүче заглушка куярга хокуклы, һәм газ булмаячак. 

Агымдагы елның 7 аенда «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖеннән мондый юлдан тайпылучыларга карата алынган материаллар саны 52. Штрафларның гомуми суммасы – 200 мең сумнан артык.

Шулай ук техник хезмәт күрсәтү өчен газ хезмәткәрләрен өйгә кертмәү, газ җиһазларын үз белдеге белән алмаштыру һәм күчерү дә хокук бозу булып тора.

Ә сезнең газ плитәсен һәм су җылыту колонкасын мөстәкыйль рәвештә алмаштырганыгыз булдымы? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International