ИК алмашынуы турында беркетмәләр килде

2025 елның 5 сентябре, җомга

Татарстанның Торак инспекциясе Казан, Чаллы шәһәрләрендә һәм Арча районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә: Инспекциягә милекчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәләре килде. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – яңа идарәче оешманы сайлау.

Җыелыш беркетмәләре нигезендә, милекчеләр:

- Казан шәһәренең Галиәкар Камал урамындагы 39 нчы йорт өчен «ПРОКОМФОРТ» ИК ҖЧҖ сайлаганнар,

- Чаллы шәһәренең Шамил Усманов урамындагы 3б номерлы йортта «Уютный двор» ҖЧҖ сайлаганнар,

- Чаллы шәһәренең Раскольников урамындагы 5в номерлы йортта «УК ДОМиКО» ҖЧҖ сайлаганнар,

Арча шәһәренең Вәгыйзовлар урамы буенча 3К/1 йортның 1 нче корпусында  «Арча муниципаль районы ИК» ҖЧҖ өстенлек биргәннәр.

 Шулаймы бу?   Әгәр фатир хуҗалары әлеге идарәче компанияне сайлау буенча гомуми җыелышта катнашмаган, тавыш бирмәгән, бюллетеньнәрне имзаламаган икән, шәхсән Татарстан Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.  Моннан тыш, имзаларның ялган булуы турында дәлилләүче фактлар ачыкланганда, сез тиешле чаралар күрү өчен хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International