Капремонт буенча аутсайдерлар

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

«15 сентябрьгә кадәр өлгерәбез», – Менделеевск һәм Тукай районнарында кабатлады капиталь ремонт өчен җаваплы затлар шулай дигәннәр иде. Республиканың баш дәүләт торак инспекторы белән аралашу видеоконференцэлемтә аша узды. Мондый очрашуларга өлгермәүчеләрне генә чакыралар

Кичә Александр Тыгин капиталь ремонт бара торган йортларны карап чыкты. Биклән авылында Чкалов урамындагы 3а йортта газүткәргеч чыгару эшләре башкарылмаган, фасадны яңарту буенча артта калу – 25%. Түбә ремонты 37% ка калыша, эш сыйфаты буенча да кисәтүләр бар.

Менделеевск шәһәренең Совет урамындагы 16, 22 нче йортларның түбәсен ремонтлау озакка сузылган.

Дәүләт заказын башкаручылар, атна ахырына кадәр сезонлы эш төрләрен, ә калганын сентябрь уртасына кадәр төгәлләячәкбез, дип ышандырдылар. 

Александр Тыгин тизлек аркасында сыйфат зыян күрмәскә тиеш, дип билгеләп үтте. Башка очракта Инспекциядә кабул итү актларына кул куймаячаклар һәм хокук бозуларны бетерергә мәҗбүр итәчәкләр.

Иртәгә торак инспекциясе башлыгы Чистай һәм Әлмәт шәһәрләренә барачак. Бу шәһәрләрдә дә эш темпы акрын.

                                                                                      

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International