Тагын әйбәт булмаган очракта

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

1 көн эчендә Түбән Каманың «Әйбәт» идарәче компаниясе идарә итә торган территориядә хокук бозулар ачыкланды. Беренчесенә Химиклар проспектындагы 78нче йортта яшәүчеләр зарландылар. Подъездларда пычрак, сирәк җыештыралар, дип яздылар. Һәм, чыннан да, тикшерү вакытында торак инспекторы гомумйорт мөлкәтенең канәгатьләнерлек дәрәҗәдә каралмавын теркәде. Идарәче компания директорына мәҗбүри таләпләрне бозуны булдырмау турында кисәтү белдерелде.

Гагарин урамындагы 29,31,35,35а,37,41,41а,45 номерлы, Кайманов урамындагы 6,8,12,14,18,18а номерлы йортларда кайнар су буенча хезмәт күрсәтелмәгәндә срокларны арттырган өчен икенче кисәтү бирелде. Моңа хезмәт күрсәтүче гаепле, чөнки ЦТП ремонтны озакка сузган, әмма идарәче компания йортларда яшәүчеләргә түләүне дөрес исәпләргә тиеш.

Инспекция түбәнкамалыларга артык түләнгән акчаларны яңадан исәпләргә (кайтарырга) йөкләде.

Гаделме? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International