Зур, уңайлы, матур гардероб бүлмәсе – күпләрнең хыялы. Тик бу үз проектың буенча төзегән йортларда гына мөмкин. Ә «сталинка», «хрущевка», «брежневка» һәм «ленинградка»да алар өчен урын юк. Әмма татарстанлылар хыялларыннан баш тартмый.
Әлмәт шәһәренең Радищев урамындагы 2 нче йортта яшәүче хатын кухня белән коридор арасында гардероб бүлмәсе төзегән. Моның өчен ул кухняга керү юлын күчергән. Хәзер аңа залдан керергә мөмкин, ягъни дивар өлешчә җимерелгән. Залда һәм кухняда җылыту радиаторлары демонтаж ителеп, стояклар стеналарга яшерелгән, йокы бүлмәсен келәт урыны хисабына зурайтканнар, моннан тыш, соңгы стенада икенче тәрәзә урнаштырылган – барлыгы 10нан артык үзгәреш.
Фатир хуҗасы берничә норматив-хокукый актны, шул исәптән Россия Торак кодексын да бозган. Күршеләренең хокуклары: йортның соңгы дивары – гомумйорт милке. Җылылык белән тәэмин итү системасы да – шулай ук. Аны тамырдан үзгәртергә ярамый, аз гына үзгәрешләр кертелсә дә, күршеләрдә салкын булачак. Мәсәлән, биш бүлемтекле иске радиаторны зур гаилә өчен җиде бүлемтеклегә алмаштыру теләге бар, ди. Әйе, җылырак булачак, ә күршеләр салкыннан зарланачаклар.
Милекчегә карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды, аңа 2500 сум штраф салынды. Моның белән эш бетми әле. Материаллар башкарма комитетка тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, планировканы үзгәртергә мөмкин, әмма моның өчен башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу очракта – Әлмәт районы башкарма комитетына. Комиссиягә гариза, проект һәм башка кирәкле документларны тапшырырга. Әгәр дә таяныч конструкцияләрне сүтү, сантехника һәм газ плитәсен күчерү планлаштырылмаса, бәлки, килештерерләр дә.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте