Татарстанлыларның сабырлыгына көнләшерлек – һәр яңгыр һәм кар яуганда кухнядагы дивар дымлана, идарәче компания күп айлар вәгъдә иткәнен үтәми, ә милекчеләр юешлеккә һәм күгәреккә түзә.
Нурлат шәһәрендә яшәүче яңа ел каникулларыннан соң ук «Ямьле йорт» идарәче компаниясенә мөрәҗәгать иткән. Садовая урамындагы 1б йорттагы фатирны су баса. Торакны карап тотучылар барысын да апрельдә бетерергә вәгъдә иткәннәр, әмма чираттагы яңгырлар сезоны килеп җитте.
«Кухняда фатирлар арасындагы стена юешләнә, анда вентиляция каналлары урнашкан. Алар берничек тә якланмаган, җылытылмаган, тышланмаган. Аларның тышчалары җимерелә һәм яңгыр яисә кар вакытында алар өстеннән су ага. Шуның аркасында күгәрек һәм даими дымлылык барлыкка килде, бу штукатурка һәм обойлар кубып төшегү китерә. <...> Тарттырылган түшәмне алдык, шуннан соң вәзгыятьнең тагын да начаррак булуы ачыкланды. Бөтен түшәм буйлап су үткән эзләр бар һәм аларның мәйданы бик зур. < > > ИК, анда проблемалы өлешләрне сыладык, дип акланалар. Бу проблеманы хәл итмәде», – дип язылган мөрәҗәгатьтә.
Тикшерү барышында фактлар расланды. Нәкъ вентиляция блоклары өстендәге түбә ага да инде. «Ямьле йорт» ИК ҖЧҖ директоры административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 30 мең сумлык штрафка тартылды. Бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмәнең үтәлеше Инспекция контролендә.
Вазыйфаи затка ТКХ ДМС буенча да хокук бозуларны төзәтергә киңәш итәбез. Кайбер йортларның электрон паспортларында белешмәләр җитәрлек түгел. Мәсәлән, стеналарның тибы, җылыту системасы күрсәтелмәгән.
Электр һәм салкын су белән тәэмин итүне исәпкә алу приборлары буенча да, аларның күрсәткечләре буенча да мәгълүмат юк. Июньдә фатир счетчиклары күрсәткечләрен куллану өлеше шулай ук 0%. Түләү документларын урнаштыру дәрәҗәсе – 75% ка якын. Ягъни һәр дүртенче милекче виртуаль түләүне кәгазьдәгесе белән чагыштыра алмый.
48 фатирда яшәүчеләрнең милекчеләрнең читтән торып уздырыла торган җыелышында катнашу мөмкинлеге юк. Биналарның кадастр номерлары федераль системага кертелмәгән. Хәер, кертү генә җитми, аларны Росреестр базасы белән бәйләргә дә кирәк әле. 14 йортта шундый хата җибәргәннәр. Мәсәлән, Владимир Медведский урамындагы 3 нче йортта күчемсез мөлкәтнең бердәм базасы белән элемтәләре юк.
Йортлар исемлеге сайтта урнаштырылган. Үзегезнекен таптыгызмы? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте