Сезнең мүкне күргәнегез бармы? Урманда, сазлыкта, ташларда һәм сулыкларда? Ә мүкләнгән газүткәргечне күргәнегез бармы? Юкмы? Ә безнең коллега мондый хәлнең дә була алуына үз күзләре белән инанды. Әлмәт шәһәрендә Тельман урамындагы 63 нче йортның фасад газүткәргече тулысынча мүк белән капланган. Тик табигатьнең мондый могҗизасы «Первый поселок» ИК хезмәткәрләрен гаҗәпләндермәгән.
Барысы да шаблон буенча: идарәче компаниянең эшсезлегенә һәм коточкыч шартларга шикаять килде. Торак инспекторы 20дән артык хокук бозу очрагын теркәде: подъезд болдырында һәм баскыч мәйданчыкларында ватык баскычлар, идән плиткаларының катламы төшкән, стеналардан буяулар һәм штукатуркалар коела һ.б. Һәм иң гаҗәбе – газүткәргеч бөтенләй мүк белән капланган.
Мондый хәл җир асты газүткәргечендә гаҗәпләндермәс иде, ләкин монысы бит – фасадныкы. Газүткәргечнең мүк (яшел япма) белән каплануы металлның җимерелү куркынычы белән яный. Ә газүткәргечтә металл җимерелүнең нәрсә белән янавы һәркемгә аңлашыла.
Идарәче компания директоры Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча 25 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Өегезнең газүткәргече нинди хәлдә? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте