«УК АНГ» ҖЧҖ эшчәнлеген тикшерү

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Чаллылылар 30 тапкырдан артык авария-диспетчерлык хезмәтенә лифтка шикаять белән мөрәҗәгать иткәннәр. Һәм бу 3 ай эчендә генә. «АНГ» идарәче компаниясе Чаллы проспектындагы 1 нче йортта яшәүчеләрнең заявкаларына җавап бирмәгән. Һәм алар күп кенә инстанцияләргә күмәк мөрәҗәгатьләр җибәргәннәр.

«Хәрәкәт иткәндә лифт кабиналары бик нык калтырый һәм ул хәзер аска төшеп китәр кебек тоела! Лифтка кергәндә каттагы төймәләрнең берсе дә эшләми һәм ул үзе яшәүчеләр белән 18 катка менә, шуннан соң гына безнең кирәкле катны сайлап алу мөмкинлегебез бар (4 подъезд)! Яки югарыдан төшкәндә лифт 3 катка кадәр генә барып җитә, ә алга таба үз юлың белән барырга кирәк (5 подъезд)! Берничә ай дәвамында төрле подъездларда нибары бер лифт эшләде (запас частьләр көттеләр). Лифтларның бер өлеше (подъездга карап, мастер килгәнче һәм көйләгәнче вакыт-вакыт эшләми) <...> Нәтиҗәдә, халыкка баскычтан менәргә туры килә, бу өлкәннәр һәм кечкенә балалы гаиләләр өчен аеруча авыр», – дип язылган мөрәҗәгатьтә.

Тикшерү барышында фактлар расланды. Торакны карап тотучылар халыкның гаризаларын игътибарсыз калдырган. «УК АНГ» ҖЧҖ директорына карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Административ җәза чаралары турындагы мәсьәлә хәл ителә.  Лифтларның эш сыйфаты мәсьәләсе буенча Ростехнадзорга хат җибәрелде.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International