Махсус счет хуҗалары нәрсәне яшерә?

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Торак инспекциясе таләбен игътибарсыз калдырсалар, махсус счетларның хуҗалары белән сөйләшү судта булачак. Алардан милекчеләрнең капиталь ремонтка кертемнәре җыела торган счетларның торышы турында мәгълүмат көтелә.

Махсус счет хуҗалары һәр ай саен 10 нчы көнгә кадәр Татарстан Торак инспекциясенә җыемнар буенча барлык белешмәләрне: күпме исәпләнгән, кергән, капиталь ремонт өчен тотылган, калган өлеше турында, шулай ук капиталь ремонт үткәрүгә заем яисә кредит шартнамәсе турында, мондый шартнамәләрнең таныкланган күчермәләрен теркәп, хәбәр итәргә тиеш.

Махсус счетлар хуҗалары игътибарына, белешмәләрне ТР ДТИ боерыгының 4 нче кушымтасының яңа формасы буенча җибәрергә кирәк, анда кире элемтә өчен телефон номеры, махсус счет хуҗасының имзасы һәм мөһере булырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык системасы бердәм федераль системасына да һәр кварталда 10 нчы көнгә кадәр мәгълүмат кертергә кирәк. Игътибар итегез, өченче квартарл тәмамланып килә, ә күпләр әле 2 квартал өчен мәгълүмат кертмәгән. Исемлекләр сылтама буенча урнаштырылган....

Әгәр махсус счетлар буенча мәгълүматлар сер итеп саклануын дәвам итсә, махсус счет хуҗасына карата РФ КоАП 13.19.2 һәм РФ КоАП 19.7 статьялары буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылачак.  

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International