Идарәче компания гамәлләрендә хокук бозулар юкмы?

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Ачыктан-ачык инкарь итү – торакларны карап тоту өчен гадәти тәртип. Молодежный б-ры буенча 5 нче йорттагы кебек. Торак инспекторы подвалны канализация агынтылары белән су басуын күреп, бу хактагы белешмәләрне беркетмәгә кертә, ә «Электротехников» ИК ҖЧҖнең баш энергетигы моңа охшаш берни дә күрмәгән. Ул аңлатмасында, авария вәзгыяте карап чыгу вакытында ачыкланды һәм кичекмәстән бетерелде, дип язган.

«Идарәче компания гамәлләрендә хокук бозулар юк», - дип язылган беркетмәдә. 

Инспектор ризалашмады һәм директорның хокук бозуларына 50 мең сум штраф салды. Җитешсезлекләрнең бетерелүе Инспекция контролендә кала.

Әлеге идарәче компания хезмәткәрләренә сорау: авария-диспетчерлык хезмәтенә нинди номер буенча шалтыратырга мөмкин? Торак-коммуналь хуҗалык системасында урнаштырылган номер АДС буларак расланмаган. Россия Төзелеш министрлыгы боты чыбыкның икенче башында тавыш ишетергә тырышып карады. Нәтиҗәсе юк.  

Июнь аенда исәпләү приборлары буенча мәгълүматны урнаштыру өлеше 100% ка диярлек башкарылган, тик менә аларның күрсәткечләре нибары 0,46% ка гына. Шул ук вакытта түләү исәпләгәндә фатирдагы исәпләү приборлары күрсәткечләреннән 100% ка якын файдаланылган. Бу ничек мөмкин? Июнь өчен түләү нинди мәгълүматлар нигезендә исәпләнгән?

ТКХ ДМС системасын булдыруның максаты – һәр милекче исәпләүләрнең дөреслегендә шикләнмәсен өчен, үтә күренмәлелек булдыру. Идарәче компаниягә 3 кубометр су сарыф ителгән, дип мәгълүмат җибәрелгән икән, нәкъ менә шул күләмгә түләү исәпләнгән булырга тиеш. Һәм бу мәгълүматлар виртуаль түләү документларында да булырга тиеш.

Моннан тыш, 94 йортта яшәүчеләр читтән торып гомуми җыелыш үткәрә алмыйлар. Чөнки фатирларның кадастр номерлары кертелмәгән, яисә Росреестр базасы белән бәйле түгел, яисә хаталар белән урнаштырылган, яисә башка йорттагы фатирга бәйләнгән.

Нәриманов урамындагы 40 нчы йортта яшәүчеләр игътибарына: 70 фатирның кадастр номерлары юк. Сезнең ихтыярыгыз гомуми җыелышта исәпкә алынмаячак. 

Милекчеләрнең читтән торып гомуми җыелышларын уздырырга әзер булмаган йортлар исемлеге безнең сайтта урнаштырылган. Сезнең йорт исемлектә бармы? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International