«Тикшерү үткәрүегезне сорыйбыз», - Татарстан Торак инспекциясенә һәр язма мөрәҗәгать шулай тәмамлана. Чистай шәһәреннән кыска хәбәр килде, анда шәһәрдә яшәүче хатын идарәче компаниянең эшсезлегенә зарлана.
«Фасадның бер өлеше яраксыз хәлгә килә, җөйләр аерыла, шулай ук йорт астындагы кирпечләр коела. Болар барысы да салкын вакытта температурага йогынты ясый. Йортның торышын тикшерүегезне сорыйбыз», - диелгән мөрәҗәгатьтә.
Инспекторлар урынга чыктылар һәм отмостканың зарарлануын, цокольнең кирпеч өеме катламлануын, су агызу үткәргечен ремонтларга кирәклеген ачыкладылар. Болар барысы да республика фатирларга җылылык җибәрергә әзерләнгәндә җитди хокук бозулар булып тора.
«Дом медиков» ИК ҖЧҖ Энгельс урамындагы 179 нчы йорт белән 2015 елдан башлап идарә итә. Ягъни барлык хокук бозуларны ачыклау һәм шунда ук бетерү өчен вакыт җитәрлек. Отмостка һәм кирпеч өеме акрынлап җимерелә, һәм ярык барлыкка килү белән аны шундук ремонтларга кирәк. «Дом медиков» җимерелүгә юл куйган.
Идарәче компания директоры административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 25 мең сум күләмендә штрафка тартылды.
Идарәче компания хезмәткәрләренең игътибарын виртуаль торак фондындагы хокук бозуларны тиз арада бетерергә кирәклегенә юнәлтәбез. Мәсәлән, Академик Королев урамындагы 9 нчы йортның электрон паспортында төзелеш елы, фатирлар, подъездлар һәм лифтлар саны, эчке диварлар тибы, газ, су һәм электр белән тәэмин итү, җылыту системалары күрсәтелмәгән.
Июнь аенда торак-коммуналь хуҗалык системасына исәпләү приборлары буенча мәгълүматлар 97,5% кертелгән, ләкин аларның күрсәткечләре – нибары 0,18%, шул ук вакытта түләүне исәпләгәндә счетчиклар күрсәткечләре 100% ка диярлек исәпкә алынган. Әгәр күрсәткечләрнең 1% тан кимрәк кертелсә, түләүне нинди күрсәткечләр нигезендә исәпләгәннәр?
Июнь аенда ТКХ ДМС түләү документлары шулай ук аз – 65,2%. Яшерер нәрсәләре бармы?
Алга таба 70 күпфатирлы йорт гомуми җыелышны читтән торып үткәрергә әзер түгел. Академик Королев урамындагы 3 нче йортта, мәсәлән, 116 фатирның кадастр номерлары Росреестр базасы белән бәйле түгел. Шул ук урамда 1 нче йортта 93 фатир Росреестр белән бәйле түгел, димәк, читтән торып тавыш биргәндә аларның тавышлары исәпкә алынмаячак, чөнки милекчеләрнең фикерләре генә исәпкә алына.
Вишневский урамындагы 3 нче йортта читтән торып җыелыш үткәрү мөмкин түгел, анда барлык фатирлар да федераль структура белән бәйле түгел.
«Дом медиков» ИК ҖЧҖ – сезнең компанияме? Безгә шәрехләрдә языгыз, тәэсирләрегез белән уртаклашыгыз https://t.me/gji_rt
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте