Олы яшьтәге кешенең, хроник авырулар комплексына карамастан, бер максат белән 300 чакрымнан артык юл үтүе өчен аның нинди өметсезлектә булуын чамаларга кирәк, ул моны үзен ишетсеннәр өчен эшләгән!
Әгерҗе шәһәрендә яшәүче хатын-кыз шалтыраткач, аңа шунда ук видеоконференцэлемтә аша әңгәмә тәкъдим ителде. Ләкин пенсионер хатын барлык тәкъдимнәрен кире какты һәм: «Үзем килермен», – дип җавап бирде.
Пенсионер хатын баш инспектор тарафыннан кабул итү барышында кабинетка килеп кергәч, һәркем шок кичерде: олы яшьтәге хатын көчкә атлап йөри, аның белән туганы да килгән иде.
Хикәя озак һәм шаккатыргыч булды. Пенсионер Пушкин урамындагы 5 нче йортта яшәү шартларына, «Төзелеш-монтаж идарәсе» ИК ҖЧҖ гамәл кылмавына зарланды. Гариза бирүче директорга берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән. Ләкин ул нәрсә эшләгән соң? Бүлмәләрнең стена ярыкларына маякчыклар урнаштырган. Тик күзәтү нәтиҗәсе торакны карап тотучыларга кирәкми: маякчыкларны күзәтү журналы юк. Эш күрсәтергә тырышу гына.
Фасадтан буяу һәм штукатурка коела, ярыклар бар. Отмостка газонга әйләнгән. Подвалга резин итексез кереп булмый. Анда су гына түгел, бассейн барлыкка килгән. Подъездларда «аллы-гөлле» күренеш: стеналардан буяулар коела, тәртипсез рәвештә чыбыклар эленеп тора, почмаклар кара һ.б.
Һәм барлык шундый хокук бозулар вакытында идарәче компания директоры бер ай дигәндә җылыту чорына әзерлек паспорты алган! Әгерҗе районы башкарма комитетында кемдер бу документны имзалаган! Һәм моны күп еллар эшләгән, чөнки йортны мондый хәлгә җиткерү өчен күп вакыт кирәк. Ә бу мөһим документ буенча йорт бик яхшы хәлдә санала.
Нәкъ менә шуның өчен бөтен гомерен кече ватанына багышлап, районда яшәүче өлкән яшьтәге хатын Казанга килгән дә инде. Үз өендә ул инде беркемгә дә ышанмый.
«СМУ» ИК ҖЧҖ директорына карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Бу беренче хокук бозу булганлыктан, финанс җәзасының күләме – 25 мең сум.
Бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмәнең үтәлеше Инспекция контролендә.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте