Атна нәтиҗәләре

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

Бер атна эчендә торак инспекторлары 53 күпфатирлы йортны тикшерделәр, 59 хокук бозу очрагын ачыкладылар, 132 кисәтү белдерделәр. Аларның икесе «Наш Дом Камские Поляны» ҖЧҖ карата. Беренчесе шәһәр тибындагы Кама Аланы поселогында 57 йортта озак вакыт кайнар су булмаган өчен түләүләрне яңадан исәпләп чыгарырга кирәклеген искәртә. Икенчесе – 1/36, 1/37, 1/38 һәм 1/38А йортларның виртуаль паспортында инженерлык системалары турында мәгълүмат булмавы өчен.  

Бер атна эчендә 18 штраф рәвешендә билгеләнгән җәза суммасы 550 мең сумга якын. Мисал өчен, «Паритет» идарәче компаниясе директорына Чаллы шәһәренең Ш.Усманов урамындагы 100 нче йортны тиешенчә карап тотмаган өчен 25 мең сум штраф билгеләнде. Ягу сезоны башланыр алдыннан отмостка буенча кагыйдә бозу бетерелмәгән: грунт ишелеп төшкән. Подвалда чи грунт, канализация системасы төзек түгел, аның эчендәге сыеклык тышка ага һ. б.

Әлмәт шәһәрендә «ЖЭУ-7» ҖЧҖ директоры да подвал торышы өчен 25 мең сум штраф алды. 8 Март урамындагы 2а йортта подвалны канализация сулары баскан, юешлек, бөҗәкләр, җылыту торбаларында җылылык изоляциясе юк, кайнар су торбалары ага, чүп-чар...  

Узган атнада Түбән Кама шәһәрендә авария хәлендә 39 тапкыр суны сүндерү очрагы булган, һәм бары тик 1 очракта гына ремонт эшләре вакытында тәмамланган.  Хокук бозуларга юл куйган вазыйфаи затларга карата административ характердагы чаралар күреләчәк.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International