Дүшәмбегә каршы төндә республика башкаласында бер гаиләне хастаханәгә салганнар: ир-атны – М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче номерлы дәүләт клиник хастаханәсенә, хатын-кызны – 2008 елда туган кызы һәм 2018 елда туган улы белән Республика балалар клиник хастаханәсенә. Бүгенге көндә аларның хәле канәгатьләнерлек. Даурия урамындагы 10 нчы йортта газ хезмәткәрләре фатирга эләгә алмаган, 5 фатирлы стояк сүндерелгән.
Газ белән тәэмин итүне фатирларны һәм торба-мич хезмәте актларын тикшергәннән соң гына торгызачаклар.
Ә моңа кадәр 12 сәгать алдан шулай ук Казанда һаваның кире тартылуы аркасында газны сүндергәннәр. Бу хәл Ш.Усманов урамындагы 17 нче йортта булган. 10 фатирга исәпләнгән стояк сүндерелгән. Газ белән тәэмин итүне идарәче компания мич хезмәте актын биргәннән соң торгызачаклар.
Күпфатирлы йортта һаваның кирегә тартылуы – бу чыгасы һава тышка чыкмыйча, янә бина эченә киредән тартыла торган күренеш. Һава алмашының үзгәрүе бинада басымның урамдагыга караганда түбәнәюе аркасында килеп чыга.
Кире тартуның кайбер сәбәпләре:
- Вентиляциянең чүпләнүе. Каналлар чүп-чар, май, кар һәм корым белән тулырга мөмкин.
- Зәгыйфь һава агымы. Пластик тәрәзәләр кырыйлары буйлап тыгыз урнашкан һәм салкынны үткәрми диярлек.
- Газ колонкасы, кухня суырткычлары һәм баштан ук проектлау вакытында исәпкә алынмаган башка җиһазларны урнаштыру.
- Суырткычның яки бөтен вентиляция системасының эшендә өзеклек.
Инспекция инцидентларның шартларын ачыклый, шулай ук идарәче компанияләр һәм газ хезмәте тарафыннан йөкләмәләр үтәлешен тикшерә.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте