Безнең Әлмәт шәһәрендәге торак инспекторыбыз янә идарәче компаниягә бурычлары турында искә төшерде. Ул чираттагы тапкыр Казанга республиканың Торак инспекциясе башлыгына кабул итүгә килде һәм Лермонтов урамындагы 47 нче йорт ишегалдының торышы турында сөйләде.
Тикшерү барышында тагын фактлар расланды: йорт яны территориясендә күптән себерелмәгән, контейнер мәйданчыгыннан эре габаритлы чүп-чарны чыгармаганнар.
Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу ачык күренә, һәм нәтиҗәдә – «ЖЭУ-7» ҖЧҖ директорына 25 мең сум күләмендә штраф салынды.
Шул ук көнне директорга 8 Март урамындагы 25 нче йорт ишегалдында шундый ук хокук бозу өчен дә штраф билгеләнде. Балалар мәйданчыгында үлән үскән, чүп-чар.
«Беркетмә белән килешмим, балалар мәйданчыгы канәгатьләнерлек хәлдә, анда балалар уйный һәм ата-аналар утыра»,- дип язды идарәче компания директоры аңлатмада.
Вазыйфаи затка уен мәйданчыгының «канәгатьләнерлек» торышы тагын 25 мең сумга төшәчәк.
Татарстанның барлык ата-аналарына мөрәҗәгать итәбез: балалар мәйданчыгы нинди булырга тиеш? Сезнең балаларыгыз ишегалдында уйныймы? Юк икән, ни өчен?
Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте