Татарстан Торак инспекциясенә Спас районы прокуратурасыннан «Спас коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ директорына карата административ эш материаллары килде. Салкын су белән тәэмин итүчегә карата прокуратурага Куралово авылында яшәүче хатын зарланган. Аның өендәге краннардан бары тик аз гына су агымы килә.
Тикшерү күрсәткәнчә, хезмәт күрсәтүче су белән тәэмин итү буенча килешү шартларын бозган: су басымы нормативка туры килми, шуңа күрә су басымы зәгыйфь. Куралово авылының Совет урамындагы йортта мондый хәлгә айдан артык икән.
«Спас коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ мөрәҗәгать итүченең хокукларын бозган, коммуналь хезмәт күрсәтүне чикләгән. Татарстанның Торак инспекциясе директорны административ җаваплылыкка тартты һәм РФ КоАП 7.23 ст. 2 өлеше нигезендә җәза билгеләде – 6 мең сум штраф.
Әмма хезмәт күрсәтүчегә карата дәгъвалар күпкә күбрәк: предприятиенең ТКХ ДМС күрсәткечләре – нульле. Мәсәлән, июнь аенда индивидуаль исәпкә алу приборлары буенча белешмәләр, аларның күрсәткечләре, түләү документлары урнаштырылмаган. Нәтиҗәдә, үтәкүренмәлелек юк, исәпкә алу приборлары күрсәткечләре исәпкә алынмаса, су өчен түләү ничек исәпләнә? Милекчеләр түләүләрдә чыгымнарның дөресме, су өчен түләүнең дөресме икәнлеген тикшерү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән.
Сезгә коммуналь хезмәтләрне кем күрсәтә? Сез торак-коммуналь хуҗалык системасындагы мәгълүматны тикшердегезме? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте