Татарстанның Торак инспекциясе Чаллы халкына мөрәҗәгать итә: Инспекциягә идарәче компанияне сайлау буенча милекчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәләре килде.
Документ нигезендә, Авангард урамындагы 37 нче йорт милекчеләре күпчелек тавыш белән «Уютный двор» ҖЧҖне сайлаганнар.
Раскольников урамындагы 16А йорт милекчеләре җыелышы беркетмәсе нигезендә, биредә йортны «УК Центральный» ҖЧҖ идарәсенә тапшырырга телиләр.
Шулаймы бу? Әгәр дә сез әлеге идарәче компанияне сайлау буенча гомуми җыелышта катнашмагансыз, тавыш бирмәгәнсез, бюллетеньнәрне имзаламагансыз икән, шәхсән Татарстан Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Моннан тыш, имзаларның ялган булуы турында дәлилләүче фактлар ачыкланганда, сез тиешле чаралар күрү өчен хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте