Капиталь ремонт 2025

2025 елның 29 августы, җомга

Капиталь ремонт сезоны акрынлап тәмамлана. Эшләр торак инспекторлары күзәтүе астында башкарыла. Яз-җәй эчендә 1600гә якын тикшерү уздырылды. Өйләрне подвалдан чормага кадәр тикшерделәр. Подрядчыларның һәр адымы контрольдә тотыла: проект һәм график буенча эшләү, барлык технологияләрне үтәү һәм сыйфат. Мисал өчен, түбәдәге агач конструкцияләрне махсус уттан саклау чаралары белән эшкәртергә кирәк.

Күзне шатландыра торган мисаллар турында сөйләрбез.

- Түбән Кама шәһәре, Гагарин ур., 29 нчы йорт. Түбә ремонты – идеаль

- Түбән Кама районы, Кама Аланы штп, 2/02, 2/02А номерлы йортлар. Фасадны ремонтлау буенча бер генә кимчелек тә юк.

- Алабуга шәһ., Нефтьчеләр ур., 20 нче йорт. Фасад һәм газ белән тәэмин итү системасы ялтырап тора.

- Казан шәһәре, Фучик ур., 141 нче йорт. Проект нигезендә фасадны, түбәләрне, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, җылыту һәм су агызу системаларын ремонтлау.

- Чистай шәһәре, Л.Толстой ур., 101 нче йорт. Монда фасад һәм түбә ремонтланган, сыйфаты "5+"

- Ютазы районы, Урыссу штп., Мияссаров ур., 48 нче йорт.Фасад һәм отмосткага карата тел-теш тидерерлек түгел. 

Исегезгә төшерәбез, капиталь ремонт буенча республика программасы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов контролендә гамәлгә ашырыла. Быел программаны гамәлгә ашыруга өстәмә рәвештә 3 млрд.сум бүлеп бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International