Фатирның яңа проекты

2025 елның 29 августы, җомга

Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Россиянең төп норматив-хокукый актлары: Торак кодексы һәм 170 нче Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары таләпләрен бозган. Вокзал урамындагы 36 нчы йорттагы фатир хуҗасы фатирның проектын тулысынча үзгәрткән: бүлмәдән лоджиягә чыгу юлын япкан, яңасын кухнядан урнаштырган, өстәвенә ишекне идәннән түшәмгә кадәр урнаштырган, келәт бүлмәсен сүткән, бәдрәф белән ванна арасындагы стенаны җимергән, яңа стеналар һәм ишек уемнары урнаштырган.

Исегезгә төшерәбез, квадрат метрларга милек хокукы проектны үз белдегең белән үзгәртүгә хокук бирми. Диварлар – сезнең обой калынлыгы күләмендә генә милек булып санала. Тарттырылган түшәм, идән япмасы – сезнең милек, әмма стеналар, идән һәм түшәм – гомумйорт милке. Картинаны стенага элеп кую – әйе, ишек уемын кисү – юк.

Планировканы үзгәртергә мөмкин, ләкин моның өчен башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу очракта Түбән Кама районы башкарма комитетына.  Комиссиягә гариза, проект һәм башка кирәкле комиссияләрне тапшырырга. Әгәр дә таяныч конструкцияләрне сүтү, сантехника һәм газ плитәсен күчерү планлаштырылмаса, бәлки, килештерерләр.

Республиканың Торак инспекциясе фатир хуҗасын административ җаваплылыкка тарткан һәм 2 мең сум штраф салды. Алга таба түбән камалыга башкарма комитет комиссиясе алдында акланырга туры киләчәк.

Әгәр сез яңадан планлаштырырга ниятлисез икән, безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International