Хуш, махсус счет…

2025 елның 29 августы, җомга

Ирекле рәвештә капиталь ремонт ясамадылар – махсус счетлар хуҗалары мәҗбүри тәртиптә «гомуми казан»га күчәчәк. Татарстанның Торак инспекциясе махсус банк счетларының сакланышын тикшереп тора, аларның билгеләнеше - капиталь ремонт өчен туплау. Күпләр бу кертемнәрне башка максатларга сарыф итә, ә бу закон тарафыннан тыелган. Ә быел, бәлки, планлаштырылган эшләрне бөтенләй игътибарсыз калдырганнардыр.

Исегезгә төшерәбез, капиталь ремонтка акча туплауның ике ысулы бар: «Торак-коммуналь хуҗалык фонды» КО төбәк операторы казнасы яисә шәхси счет. Ысулына карамастан, барысы да төбәк программасында катнаша.

14 КФЙ махсус счетлары хуҗалары быел программа кысаларында лифтларны ремонтларга тиеш булган. Эшләгәннәрме-юкмы – бернинди мәгълүмат та юк, шуңа күрә махсус счетның һәр хуҗасы Инспекциядән ике документның берсен бирүне таләп итеп, хат алырга тиеш:

1.      2025 елда лифт җиһазларына капиталь ремонт ясау эшләрен башкару турында милекчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәсе күчермәсен; лифт җиһазларына капиталь ремонт ясау эшләренең башкарылуын раслый торган документлар (подряд оешмасы белән шартнамә, башкарылган эшләр актлары);

2.      Вәкаләтле оешма тарафыннан бирелгән лифт җиһазларын эксплуатацияләү срогын озайту мөмкинлеге турында бәяләмә.

Әгәр документлар белән җавап килмәсә, РФ ТК 189 ст. 7 өлеше нигезендә, башкарма комитет шәхси акчаларны регоператорның «гомуми казанына» күчерәчәк.  

 

КФЙ исемлеге

1.      Урицкий ур., 31/53 й.

2.      Сабан ур., 7Б й.

3.      Ямашев пр., 87 й.

4.      Маршал Чуйков ур., 65 й.

5.      Мусин ур., 78 й.

6.      Фатыйх Әмирхан ур., 17 й.

7.      Фатыйх Әмирхан ур., 22 й.

8.      Фатыйх Әмирхан ур., 23 й.

9.      Оренбург тракты ур., 138Б

10.    2-нче Азин ур., 3 й.

11.    Академик Губкин ур., 52А й.

12.    Академик Завойский ур., 3 й.

13.    Гвардия ур., 16 й.

14.    Карл Маркс ур., 3 й.

 

Сезнең йортыгыз исемлектә бармы? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International