Зеленодольскта яшәүчеләр игътибарына: ИК алмаштыру турында беркетмәләр килде

2025 елның 29 августы, җомга

Татарстанның Торак инспекциясе Зеленодольск шәһәрендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә: Инспекциягә идарәче компанияләрне сайлау буенча милекчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәләре килде.

Беркетмәләр нигезендә, Сәйдәшев урамындагы 19 нчы йорт милекчеләре «Унидом» ҖЧҖ сайлаган, ә Шевченко урамындагы 7 нче йортны «Зеленодольск Управдом плюс» ИК ҖЧҖ идарәсенә тапшырырга карар кылганнар.

Шулаймы бу?   Әгәр дә сез әлеге идарәче компанияне сайлау буенча гомуми җыелышта катнашмагансыз, тавыш бирмәгәнсез, бюллетеньнәрне имзаламагансыз икән, шәхсән Татарстан Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Моннан тыш, имзаларның ялган булуы турында дәлилләүче фактлар ачыкланганда, сез тиешле чаралар күрү өчен хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International