Уңайлылык – ул кулай һәм гармонияле халәт, аны кеше рәхәт булган пространствода тоя. Минимализм булсынмы ул, яки детальләр массасымы – ул һәркем өчен төрле. Һәрхәлдә, бу тәртип, җылылык һәм өй атмосферасы. Шулаймы? Идарәче компанияне гамәлгә куючылар үз «баласына» нәкъ менә шундый исем биргәндә нәрсә турында уйлады икән?
«Уют-4» идарәче компаниясе Бөгелмә шәһәренең Чернышевский урамындагы 4 нче йортта яшәүченең шикаятеннән соң торак инспекторларының хәтеренә кереп калды. Һәм нәкъ менә үз атамасына карата антипод буларак.
«Май аенда ук җылылык стоякларын алмаштыру уңаеннан идарәче компаниягә мөрәҗәгать иткән идем. Кыш буе бүлмәләрдә температура 16 градустан артмады. Без даими рәвештә авария хезмәтенә мөрәҗәгать иттек. Слесарь килә, нәрсәдер эшли, батареялар җылына. Ләкин нибары ярты сәгатькә. Йортның түбәсе берничә ел үтә», – дип сөйләде онлайн-кабул итүдә мөрәҗәгать итүче республиканың баш инспекторы Александр Тыгинга.
Тикшерү барышында берничә хокук бозу очрагы ачыкланды, аларның кайберләре җылыту системасына бәйле. Түбәдән чыннан да су үтә: тикшерү вакытында коры, әмма баскыч мәйданчыгында агып чыгу эзләре сизелеп тора.
Идарәче компания директоры административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 25 мең сумлык штрафка тартылды.
Моннан тыш, без торак-коммуналь хуҗалык системасын да тикшердек. Беренче хокук бозу: авария-диспетчерлык хезмәтенең телефон номеры расланмаган. Системада номер күрсәтелгән, әмма Россия Төзелеш министрлыгы боты республика диспетчерларына шалтыратканда, җавап бирүче аның диспетчер номеры булуын расламаган.
Икенче хокук бозу: июнь аенда фатирларда исәпләү приборлары күрсәткечләре урнаштырылмаган.
Өченче хокук бозу: 23 фатирның кадастр номерлары күрсәтелмәгән, яки күрсәтелгән, әмма Росреестр базасы белән бәйле түгел, яки башка фатирларның кадастр номерлары кертелгән. Шуңа күрә 13 йортта милекчеләрнең читтән торып җыелышын үткәреп булмый. Исемлекне теркибез. Тикшерегез, анда сезнең йортыгыз бармы? Бармы? Әгәр безгә шикаять юлласагыз, директорны яңадан административ җаваплылыкка тартачакбыз.
Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте