«Соңыннан чабып бетерелер»

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Балалар мәйданчыгында һәм газоннарда чүп үләннәре, йорт яны территориясендәге чүп-чар – зарарсыз кебек тоела. Әмма болар барысы да норматив-хокукый актларны бозу. Идарәче компания, бу очракта «Первый поселок», лицензия таләпләрен үтәмәгән, атап әйткәндә: гомумйорт милкен тиешле хәлдә тотмаган.

Торак инспекторлары чираттагы тапкыр планнан тыш тикшерү белән әлеге компания хезмәт күрсәтә торган йортка килделәр. Нигез булып Әлмәт шәһәренең Герцен урамындагы 94 нче йортта яшәүченең шикаяте тора.

Директор административ хокук бозулар турында беркетмә төзегәндә катнашмады. Аның мәнфәгатьләрен ышанычлы зат яклый иде. Беркетмәдә вәкил болай дип аңлатты: «Тикшерү вакытында үлән өлешчә чаптырылган иде, соңыннан чабып бетереләчәк». 

Вәгъдәләр исәпкә алынмый, директорга 25 мең сум штраф билгеләнде.

Үлән чабылганмы, чүп-чар җыелганмы – киләсе тикшерү күрсәтер. Күрсәтмәнең үтәлеше инспекция контролендә.

Ә сездә җәй көне шундый проблемалар булдымы? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International