«Жилье» идарәче компаниясе көнләштерерлек ешлык белән безгә тикшерү белән килер өчен сәбәп бирә. Торакларны карап тотучыларның озак вакыт гамәл кылмавы турында чираттагы очрак. Түбән Кама шәһәренең Гагарин урамындагы 23 нче йортта яшәүчедән шикаять килде. Мөрәҗәгать итүче сүзләренчә, һәр көз фатирда дымлы, кара күгәрек торган саен зуррак мәйданны били.
Мөрәҗәгать итүченең фотосурәтләрендә теркәлгән бөтен нәрсәне торак инспекторы да күрделәр. Монда гаиләләрнең торак хокуклары бозылган гына түгел, аларның сәламәтлегенә дә куркыныч яный. Кара күгәрек – куркыныч күрше, бигрәк тә үсеп килүче организм өчен, ә гаиләдә кечкенә балалар бар.
Быелның 23 июлендәге әзерлек паспорты нигезендә, йорт җылыту чорына тулысынча әзер, дип билгеләнгән. Әмма күгәрекнең булуы киресен исбатлый: «Жильё» ИК ҖЧҖ йортны җылылык җибәрүгә әзерләгәндә төп таләпләрне үтәмәгән. Торакны карап тотучылар күп еллар дәвамында фатир периметры буенча панельара җөйләрне ремонтламыйлар. Бу «Жилье» компаниясенең җылыту чорына әзерлеккә формаль каравын дәлилли, ә бит кыш – елның иң озын өлеше.
Йортны тиешенчә карап тоту бурычлары идарәче компаниянең сыйфат бүлеге башлыгына йөкләнгән. Административ хокук бозу турындагы эшне карау нәтиҗәләре буенча җитәкчегә 60 мең сум штраф салынды.
Җитешсезлекләрнең бетерелүе Инспекция контролендә кала.
Элегрәк без әлеге идарәче компаниянең торак-коммуналь хуҗалык системасында мәгълүмат урнаштыру буенча начарлар рәтендә булуын язган идек. Аерым алганда, авария-диспетчерлык хезмәтенең телефон номеры буенча.
Исегезгә төшерәбез, июль аенда Россия Төзелеш министрлыгы боты республиканың барлык авария хезмәтләренә шалтыратып чыкты. Яки шалтырата алмады, яки җавап бирүче чыннан да элемтәдә диспетчер булуын расламады. 365 күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтүче «Жилье» ИК ҖЧҖ диспетчерының номерлары расланмаган.
Йортлары әлеге компания идарәсендә булган түбәнкамалылардан шәрехләр көтәбез. ИК белән аралашу тәҗрибәгез турында безгә языгыз: https://t.me/gji_rt
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте