Татарстанның Торак инспекциясе Әлмәт районының Кәләй ст. тимер юл поселогында Гагарин урамындагы 49 нчы йортта яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә: Инспекциягә идарәче компанияне сайлау буенча милекчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәсе килде.
Документ нигезендә милекчеләр күпчелек тавыш белән «ТКХ Инженерлык челтәрләре» МУП сайлаганнар.
Шулаймы бу? Әгәр дә сез әлеге идарәче компанияне сайлау буенча гомуми җыелышта катнашмагансыз, тавыш бирмәгәнсез, бюллетеньнәрне имзаламагансыз икән, шәхсән Татарстан Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Моннан тыш, имзаларның ялган булуы турында дәлилләүче фактлар ачыкланганда, сез тиешле чаралар күрү өчен хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте