Агымдагы елның 7 аенда торак инспекторлары 12 млн.сумнан артык штраф билгеләделәр, бу узган елның шушы чорына караганда 845 мең сумга күбрәк.
Шуның 2,2 млн.сумы – Әлмәт районындагы торакларны карап тотучыларга, 2,3 млн.сумы – Казанда, 2,9 млн.сумы – Чаллыда, 1 миллион сумга якыны – Түбән Камада, 1,4 млн.сумы – Бөгелмәдә.
Физик затларга да финанс җәзасы билгеләнде. Алар нигездә газ белән тәэмин итү белән бәйле: фатирга газ хезмәткәрләрен кертмәү, газ җиһазларын үз белдеге белән урнаштыру һәм техник хезмәт күрсәтүгә килешү төзүдән баш тарту. Штрафларның гомуми суммасы – 1,25 млн.сум.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте