Торак инспекторлары чираттагы очракны теркәделәр, һәм тагын Зәй шәһәрендә. Җиңү проспектындагы 1/8 нче йортта ванна бүлмәсе бәдрәф белән берләштерелгән.
Фатир хуҗасына Зәй районы башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк булган. Бәлки, планировкадагы үзгәрешләрне шунда ук килештерерләр иде. Әмма РФ КоАП 7.21 ст. 2 өлеше бозылган, шуңа күрә фатир хуҗасына 2 мең сум штраф салынды. Киләчәктә яңа чыгымнар көтелә, тик бу очракта башлангыч проектны торгызуга.
Яңадан планлаштыруга рөхсәт алу турында мәгълүмат барлык башкарма комитетларның сайтларында урнаштырылган. Зәй районы башкарма комитеты сайтында, «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр» бүлегендә тулы аңлатма бар: нәрсәне һәм ничек эшләргә, нинди документлар бирергә.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте