Казан Кремленнән яңалык: Татарстан Рәисе Указы белән Татарстан Торак инспекциясе башлыгы урынбасары Елена Николаевна Арефьевага «Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеме бирелде.
Елена Николаевна капиталь ремонт барышын һәм татарстанлыларның махсус банк счетларында туплана торган акчаларын контрольдә тоту мәсьәләләре белән шөгыльләнә.
8-(843) 222-02-77 телефоны буенча кабул итүгә язылырга мөмкин. Кабул итү һәр сишәмбе көнендә үткәрелә.
Котлыйбыз!
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте