Казанлылар игътибарына: ИК алмашынуы турында беркетмә килде

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

Татарстанның Торак инспекциясе Казан шәһәрендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә: Инспекциягә Тихомирнов урамындагы 7 нче йорт милекчеләренең гомуми җыелышы беркетмәсе килде.

Документ нигезендә милекчеләр күпчелек тавыш белән «УК Лагуна» ҖЧҖ сайлаганнар.

Шулаймы бу?   Әгәр дә сез әлеге идарәче компанияне сайлау буенча гомуми җыелышта катнашмагансыз, тавыш бирмәгәнсез, бюллетеньнәрне имзаламагансыз икән, шәхсән Татарстан Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Моннан тыш, имзаларның ялган булуы турында дәлилләүче фактлар ачыкланганда, сез тиешле чаралар күрү өчен хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International