Имтиханны тапшыра алмады

2025 елның 26 августы, сишәмбе

Татарстанның Торак инспекциясендә квалификацион аттестат алу өчен чираттагы имтихан уздырдылар. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә зур стажга ия булсалар да, идарәче компанияләр җитәкчеләре һәр 5 ел саен аттестация узарга тиеш. Тест нәтиҗәләре буенча раслаучы документ – квалификация аттестаты бирелә. 22 августта узган тест нәтиҗәләре буенча. 14 дәгъвачының 2се документ алмаячак: нәтиҗәләр 75 һәм 76 балл, ә минималь бусага – 86 балл.

Квалификациясен расламаучылар арасында – "Луч" ИК ҖЧҖ директоры вазыйфаларын башкаручы. Имтиханга 4 көн кала вазыйфаи зат ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылды. Мөмкин булганча аңлатып карады. Тик бушка.

Беренче штраф – Кузнечная урамындагы 26 нчы йортта ветканаллар һәм түбәдәге төтен торбалары җимерелгән; төтен юлларын һәм вентканалларны тикшерү һәм чистарту актлары булмаган; подвалдагы торбаларның җылылык изоляциясе бозылган өчен.

Икенче штраф – Богдан Хмельницкий урамындагы 11 нче йорттагы хокук бозулар өчен: шулай ук төтен юлларын һәм вентканалларны тикшерү һәм чистарту актлары юк, түбә аша су үтә. Финанс җәзасының гомуми суммасы – 50 мең сум.

"Жилищный фонд" ИК" ҖЧҖ директоры да минималь бусагага җитмәде – 75 балл.

"Заречье" ИК" ҖЧҖ директорының нәтиҗәсе гаҗәпләндерде.  Имтиханны тапшырды, начар да түгел. Шуңа бәйле сорау: ни өчен теориядә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәре проблемаларны ничек хәл итәргә икәнен белә, ә практикада йортларны тиешенчә карап тотмаган өчен даими рәвештә административ җаваплылыкка тартыла?

Мисал өчен, Казанның 2 нче Юго-Западная урамындагы 29,31, 33 нче йортларда төтен чыгару юлларының торышы өчен.  Бу йортларда төтен чыгару юлларының герметик булмавы аркасында су җылыту колонкалары газдан сүндерелгән.

Идарәче компания даими рәвештә вентиляция каналларын һәм төтен чыгару юлларын мәҗбүри тикшермәгән. Әлеге йортларда тикшерү 2023 елның декабреннән 2024 елның сентябренә кадәр үткәрелмәгән. Барлык хәлләрне исәпкә алып, вазыйфаи затка 80 мең сум штраф билгеләнде. Хәзерге вакытта аның эшенең "сыйфаты" буенча материаллар судта. 

Традиция буенча теоретик белемнәрне практикада куллануларын телибез. Югыйсә, без сезгә тикшерү белән килербез.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International