«Абау! Барысы да таныш йөзләр!»

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

 «Абау! Барысы да таныш йөзләр!»  Бу Александр Грибоедовның «Горе от ума» комедиясеннән алынган цитата. Фамусов сүзләрен идарәче компанияләр директорларына карата да әйтергә мөмкин, бигрәк тә алар Инспекциягә административ хокук бозу турындагы эшне карарга килгәндә. Мисал өчен, «ЖКХ Танкодром» ИК ҖЧҖ директоры 11 айда алты тапкыр килде.

 Татарстанның Торак инспекциясенә Казанның Латыш укчылары урамындагы 25 нче йортта яшәүче хатын мөрәҗәгать итте. Тикшерү барышында инспектор 12 бозу очрагын ачыклады: баскыч мәйданчыкларында стеналардан штукатурка һәм буяулар коела, баскычларда чүп-чар, тышкы ишек тыгыз ябылмый, гомуми файдалану урыннарында көнкүреш әйберләре урнаштырылган һ.б.

Директорның РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылуын исәпкә алып, штраф суммасы 60 мең сум тәшкил итте.

ТКХ ДМС өлешендә дә хокук бозулар ким түгел. Федераль системага мәгълүмат кертү өчен финанслау һәм зур физик йөкләнеш таләп ителми. Шуңа да карамастан, күп кенә параметрлар буенча хокук бозулар бар.

Мисал өчен, 13а, 26, 28 йортларда яшәүчеләр белән идарә итү шартнамәсендә ККК чыгару буенча коммуналь хезмәт күрсәтү юк. Әгәр чүп-чарны барыбер чыгаралар икән, моның өчен кем түли? Чөнки яшәүчеләрдән акча алу законсыз. Хезмәт күрсәтелми икән, димәк, түлисе дә юк. Сүз уңаеннан, түләү документларының 65,22% гына системада урнаштырылган.

Алга таба: фатирдагы исәпләү приборлары турында мәгълүмат тулы түгел. Якынча 97% урнаштырылган, әмма аларның күрсәткечләре өлеше азрак – 83,85%.  ДМС системасында барлык түләү кәгазьләре дә шул сәбәп белән урнаштырып бетерелмәгән микән? Чөнки 100% урнаштырылганда, халык исәпләүләрнең дөреслеген тикшерә ала.

Виртуаль паспорттагы дүрт йорт буенча газ һәм су белән тәэмин итү системалары буенча мәгълүмат юк.  

Милекчеләрнең башка хокуклары да бозылган: 49 йорт милекчеләрнең читтән торып җыелышына әзер түгел.  Я фатирларның кадастр номерлары кертелмәгән, я Росреестр базасы белән бәйле түгел, я хата белән урнаштырылган.

«ЖКХ Танкодром» ИК ҖЧҖ үз милеген идарә итүне ышанып тапшырган һәркемгә мөрәҗәгать итәбез: форс-мажор очрагында сез кая мөрәҗәгать итәсез?  +‪78432988499 телефон номеры авария хезмәте диспетчеры белән оператив элемтә буларак расланмаган.

Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International