Александр Тыгин Лаешта күчмә кабул итү уздырачак

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

Лаеш районында яшәүчеләр өчен язылу бара: 26 августта Лаеш шәһәрендә Татарстанның баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин һәм Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зариповның уртак кабул итүе узачак. 

Кабул итү 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр муниципаль берәмлек советы бинасында узачак, адресы: Лаеш шәһәре, Беренче Май урамы, 39 нчы йорт. Үзең белән шәхес таныклыгы булырга тиеш.

Кабул итүгә язылу эш көннәрендә телефон аша алып барыла:   +7 (843) 222-02-77

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International