Атна нәтиҗәләре

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

Бер атна эчендә торак инспекторлары 80 йортны тикшерделәр, 113  хокук бозу очрагы ачыкланды.

Мәсәлән, Нурлат шәһәрендә Садовая урамындагы 1б йортта түбә герметик түгел. «Ямьле йорт» идарә компаниясе түбәне 20 сентябрьгә кадәр ремонтларга тиеш.

Бер атна эчендә 14 штраф, гомуми суммасы - 316 мең сум.  Мисал өчен, «АСЦЖ» идарәче компаниясе директорына К.Цеткин урамындагы 43 нче йортны карап тоту дәрәҗәсе өчен. Подвалда юешлек, чүп-чар, чормада җылылык торбаларындагы җылылык изоляциясе бозылган һәм күгәрек барлыкка килгән. Директорга 25 мең сум штраф салынды.

Узган атнада авария аркасында суны 63 тапкыр өзү очрагы була: Түбән Камада – 54, Казанда – 9. Әгәр башкалада нәтиҗәләрне бетерү срогы 1 очракта бозылса, Түбән Камада – барысы буенча да. Хокук бозуларга юл куйган вазыйфаи затларга карата административ характердагы чаралар күреләчәк.

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International