Быел 679 ишегалдында масштаблы ремонт бара, гомуми мәйданы – 1,5 млн.квадрат метр.
Татарстан Министрлар Кабинетында программаны гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар. 365 ишегалдында уен һәм спорт җиһазларын, кече архитектура формаларын монтажлау төгәлләнгән. 134 ишегалдында аларны хәзер урнаштыралар.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанның ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» программасы 2020 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча эшли башлады. Бөтен республика буенча комплекслы төзекләндерүгә һәм уңайлы ишегаллары булдыруга юнәлдерелгән.
«Безнең ишегалды» проекты вәкилләре йортларда яшәүчеләр белән беренчел очрашулар үткәрә. Беренче этапта проектлар турында фикер алышалар, икенче этапта милекчеләр гомуми җыелышта карар кабул итәләр. Үз тәкъдимнәрегезне кертү өчен актив катнашырга киңәш итәбез.
«Безнең ишегалды» проекты сайтында 2026 елда төзекләндерү планлаштырылган барлык адреслар күрсәтелгән. Ә без, ишегалларында яңарыш озакка сузылсын өчен, ишегалларын карап тоту һәм эксплуатацияләүнең сыйфатын контрольдә тотачакбыз.
«Безнең ишегалды» программасы социаль челтәренә язылыгыз https://t.me/dvor_tatar/ һәм соңгы яңалыклардан хәбәрдар булыгыз, мөһим вакыйгалар турында белегез һәм архитекторлардан төзекләндерү турында кызыклы фактлар укыгыз.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте