Социаль челтәрләрдә мөрәҗәгатьләр: без чаралар күрдек

2025 елның 24 августы, якшәмбе

Бер атна эчендә торак инспекторлары социаль медианың 20дән артык кулланучысының гаризаларын үтәде. Без социаль медиаларны карап барабыз, төрле бергәлекләрдә проблемалар турында хәбәрләр эзлибез. Районара торак инспекцияләре хезмәткәрләре адреслар буенча тикшерү белән баралар һәм хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрәләр. Менә кайбер мисаллар:

Әлмәт шәһәре

 Р.Фәхретдин урамындагы 24 нче йортның су агымы системасын ремонтлау кирәклеге турында хәбәрләр.

Күрелгән чаралар: ремонт ясалган, бу йортта яшәүче кешенең имзасы белән раслана.

Чаллы шәһәре

- 35/9 йортта (1 подъезд) лифтның эшләмәве турында шикаять

Күрелгән чаралар: «Строим Будущее» идарәче компаниясе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясының 3 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.

- 4/4 йортның түбәсе агуы турында хәбәр.

Күрелгән чаралар: «Электротехников» идарәче компаниясенә күпфатирлы йортның гомуми мөлкәтен (түбәсен) карап тоту мәсьәләсе буенча мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү белдерелде.

Түбән Кама шәһәре

- Менделеев урамындагы 2 нче йортта яшәүчеләр капиталь ремонт вакытында түбәдән су үтүе турында хәбәр итә.

Кабул ителгән чаралар: тикшерү үткәрелде. «ТР ТКХ фонды» коммерциясез оешмасына карата административ материал төзелде һәм судка җибәрелде. Түбә буенча хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

- Халык Вокзал урамындагы 10 нчы йортның подвалында су басу турында хәбәр итә

Күрелгән чаралар: «Жильё» ИК ҖЧҖ адресына гомумйорт мөлкәтен карап тоту буенча норматив документларның мәҗбүри таләпләрен үтәүне тәэмин итү буенча чаралар күрү максатында кисәтү белдерелде.

- Йортта яшәүчеләр Бызов ур., 1, Мурадьян ур., 4,4 а, 6 йорт яны территориясендәге контейнер мәйданчыгының чүпләнүе турында хәбәр итәләр.

Кабул ителгән чаралар: тикшерү үткәрелде. Йорт яны территорияләрендәге контейнер мәйданчыклары канәгатьләнерлек хәлдә.

  Бөгелмә шәһәре

Сәйдәшев урамындагы 7 нче йортта яшәүчеләр йортның алгы ягын җылытуны сорыйлар.

Күрелгән чаралар: йортның фасадын җылыту һәм ремонтлау буенча капиталь ремонт программасына кертү кирәклеге турында район башкарма комитеты адресына хат җибәрелгән.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International